Республикада чүп үләннәренә каршы 1155,3 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

2013 елның 5 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1155,3 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 59 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы беренчелекне бирми – 66,9 мең гектар (80%), Буа районында – 54,3 мең гектар (74%), алардан азга гына Зәй районы калыша, алар – 54,2 мең гектар (74%) мәйдан эшкәрткән.

Республика кырларында шулай ук зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр дә алып барыла. Республикада 335,7 мең гектардан артык мәйдан, планның 22 проценты эшкәртелгән.

Республиканың 37 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 11 % үтәлгән, ягъни 134,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 467,8 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 414,1 мең гектар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International