Җәмәгать малларын уңышлы кышлату өчен шартлы һәр баш терлеккә уртача 35 центнер азык әзерләү кирәк.
–Туфракта дымның җитәрлек булуы кырчылык тармагына уңай шартлар тудырды. Әлбәттә, үзвакытында үткәрелгән агротехник чаралар да үзен сиздерә. Берьеллык һәм күпьеллык үлән басуларыннан җитәрлек күләмдә азык тупларга ниятлибез,- диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Димәк, хәзер иң мөһиме, вакытны кулдан ычкындырмау. Күпчелек хуҗалыкларда мал азыгы әзерләүгә оешкан төстә керештеләр. Техника югары җитештерүчән файдаланыла, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары күрелә. Бүгенге көнгә район буенча 400 гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәр төземнәргә салынды.
“Цильна” җәмгыяте механизаторларының фидакарь хезмәте аеруча мактауга лаек. Алар кыска гына вакыт эчендә 100 гектардан артык басуда үлән чаптылар. “Хафизов” һәм “Низамов” хуҗалыкларында да эш темпын киметмәскә тырышалар. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәр сенажга һәм яшел азык өчен дә чабыла. Шушы максаттан 300 гектарга якын мәйданда эш башкарылды. Хуҗалыкларда кычыткан әзерләүгә дә керештеләр. Хәзер ул район буенча 60 тонна чамасы тәшкил итә, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.