Агымдагы елның 5 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 7857 т печән әзерләнгән. Республиканың 33 районында әлеге өлкәдә актив эш алып барыла. Әтнә районында - 900 т, Буада – 816 т, Азнакай һәм Аксубай районнарында - 550 т.
Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 10425 т әзерләнгән. Беренчеләр рәтендә - Кайбыч районы - 2500 т, Буа районында әлеге күрсәткеч – 2168 т.