“Азнакай” АФ”ның Тымытык бүлекчәсендә сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. Бәйге ике этапта барды. Механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынашты.
Старт бирелүгә, берьюлы 20 трактор кузгалып китте. Киеренкелек көчәйгәннән-көчәйде, чөнки бирегә хуҗалыкларда беренчелекне алган иң уңган, иң булган механизаторлар җыелган иде.
– Бәйгедә барысы да “энә күзеннән” үткәрелә, – ди жюри әгъзасы, авыл хуҗалыгы аксакалы Рифкать Кәлимуллин. - Иң беренчедән, техникаң төзек һәм хәрби хәзерлектә булырга тиеш. Юкса, сыйфатлы итеп җир эшкәртүгә ышаныч юк. Буразналар тигез ятарга, эшкәртү тирәнлеге сантиметрлап туры килергә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга, җитмәсә вакытка да сыешырга кирәк.
Бәйгенең иң тантаналы минутлары җитте. Әйләндермичә сөрүчеләр арасында “Азнакай”– АФ” ҖЧҖнең Сарлы бүлекчәсеннән Нияз Сөнгатуллин – беренче, “Таллы Бүләк” АХҖКдан Флүр Җиһангиров – икенче, “Азнакай” АФ” ның Тымытык бүлекчәсеннән Марсель Гәрәев өченче урынны алды. Туфракны өстән эшкәртү бәйгесендә исә “Марс” ҖЧҖнән Радик Шәймиев – беренче, “Кәлимуллин” КФХнан Данил Фазлыев – икенче, “Тукай” ҖЧҖнән Инсаф Мияссәров исә лидерлар өчлеген япты, дип хәбәр итә Азнакай районы хәбәрчеләре.