Кайбыч районы механизаторлары печәнгә төшәргә әзер

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Басуларда күпьеллык үләннәр өлгереп килә. Терлек азыгы урып-җыю техникасын да  күптән әзерлек сызыгына куйдылар. Шулай да печәнгә төшәр алдыннан  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы фәрманы белән һәр елны техника  энә күзеннән үткәрелә. Бездә үзара тикшерү министрлыкның терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров рәислегендә узды.

Үзара тикшерү “Заволжье” җәмгыятенең Мөрәле филиалыннан башлады. Биредә техниканың әзерлеге белән җәмгыять директоры урынбасары Ильяс Габбасов, баш инженер Александр Тутаев таныштырды. Хезмәтләре уңай бәяләнде. “Яңа юл” хуҗалыгы да яшел уракка чыгарга әзер.  “Алтын кырлар” җәмгыятенең Ульянково филиалында, “Гөбенә” агрофирмасының Мәлки филиалында техника паркы куәтле. Комиссия рәисе механизаторлар белән очрашуында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклегенә басым ясады.

Ә үзара тикшерүдә мөмкин булган 130 баллдан шул кадәр балл туплый алган “Гөбенә” агрофирмасына җиңде. Лидердан бер баллга гына калышкан “Заволжье”, “Алтын кырлар” җәмгыятьләре -икенче, “Яңа юл” өченче урынга чыкты. “Чекмарев” крестьян фермер хуҗалыгында башкарасы эшләр шактый әле. Хуҗалык җитәкчесе Федор Чекмарев әйтүенчә, ягулык- майлау материаллары да яшел уракны башкарып чыгарга җитми. Шулай да, район башлыгы бу проблема хәл ителәчәген, барлык хуҗалыкларда техниканы әзерлек сызыгына куюда катнашкан механизаторларга рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Кайбыч хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International