Татарстанда узган тәүлектә 3178,7 тонна сөт җитештерелгән

2013 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстанда узган тәүлектә 3178,7 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 165,4 тонна сөт савылган. Шулай ук Арча районында – 158,6 тонна, Актанышта – 145,5 һәм Кукмарада – 138,0 тонна.

2013 елның 4 июненә алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 13,2 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 19,5 кг туры килә. Кайбыч районында уртача савым 18,4 кг тәшкил итә, Сабада – 18,0 кг.

Тулырак мәгълүмат белән биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International