ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

16 июльгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 15957  гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган.

Әлки муниципаль  районында үткән яртыеллыкта шәхси сектордан 2845 тонна сөт хәзерләнгән. Бу  узган ел күрсәткечләреннән 365 тоннага күбрәк.

Бүген район хуҗалыкларында һәм мехникалаштырылган отряд белән берлектә 115 комбайн исәпләнә. Алар барысы да диярлек яңартылган. Шуларның 85 енә җаваплы оешма тарафыннан рөхсәт талоны бирелгән. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 50 мең гектар мәйданнан бөртекле культура – бодай, арыш, арпа, солы җыеп аласы бар.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Республиканың 17 районы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны уру эшенә тотынды.

Татарстанда явым-төшемнәр дефициты туфрактагы дым запасының кимүенә китергән. Нәтиҗәдә, коры җил исә һәм туфракта - корылык.

Спас районында комбайннар уракка төшәргә әзер.


13
июль, 2013 ел
шимбә

Бүген “Казан” халыкара атлы спорт комплексында, Казан Сабан туен бәйрәм итү кысаларында, традицион атлы спорт бәйрәме уздырылды. Әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин шулай ук FISU президенты Клод-Луи Гальен  һәм Универсиада кысаларында килгән күп санлы кунаклар да бар иде.


12
июль, 2013 ел
җомга

Киләсе атна республикада бөртеклеләр уңышын массакүләм җыюга керешү атнасы булырга тиеш. Бүген республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Нурлат муниципаль районында  булды. Ул  Нурлат муниципаль  районы башлыгы Наил Шарапов озатуында район кырларын карап чыкты.

Кичә Түбән Кама районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов җитәкчелегендә  2013 елда  комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International