Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты Иран делегатларын кабул итте

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 14 августында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты Гулистан-Иран өлкәсеннән Исфандиарипур Исмаил җитәкчелегендә  Иран Республикасыннан килгән делегатларны кабул итте. Әлеге очрашуда шулай ук, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Тагиров, институт галимнәре, лаборатория белгечләре һ.б. катнашты.

Әңгәмә  җанлы рәвештә барды. Очрашу барышында бүгенгесе көндә авыл хуҗалыгының үсеше, яшәеше һәм киләчәге турында чыгышлар ясадылар,  фикер алыштылар. Ике як та үзләрен  кызыксындырган сорауларына җавап эзләп,  тәҗрибә белән уртаклашты.

Бигрәк тә, чит илдән килгән кунакларны институтның бөртекле  культураларының (арыш, рапс, бодай, кукуруз) селекциясе, бәрәңгенең сыйфатын яхшырту өстендә, шулай ук төрле авыруларга каршы алып барылган  чаралар зур кызыксыну уятты.

Ике арада  орлыкчылык, ясалма серкәләндерү һәм аталандыру юлы белән  үсемлекләрнең сортын арттыру һ.б өлкәләрдә хезмәттәшлек урнаштыру турында да сүз барды.

Якын арада Иран һәм Татарстан Республикасы арасында ныклы хезмәттәшлек урнаштыру күз уңында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International