Татарстанда 2013 елда авыл халкыннан 4,8 млрд. сумга продукция сатып алынды, бу 2012 ел чагыштырмасында 110 процент тәшкил итә. Һәр хосусый хуҗалык уртача 15 мең сумга сөт, ит һәм йомырка саткан, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә.
Крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 10,6 мең тонна ит сатып алынган, ягъни узган ел чагыштырмасында 102 процент тәшкил итә. Авыл товар җитештерүчеләре 132,7 мең тонна сөт сатканнар, ягъни 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда 112 процент, тавык йомыркасы 8,4 млн. данә (100 процентов) сатылган.
Моннан тыш, авыл хезмәтчәннәре Татарстан даруханәләре өчен 457,3 тонна дару үләннәре җыеп тапшырганнар, бу узган елга караганда 106 процент тәшкил итә.
Татарстан халкыннан 561 тонна (101 процент) сарык йоны сатып алынган.
"Татар-информ"