Ресурсларны саклый торган технологияләрне файдалануга кертү программасын гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары ясалды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасыагробизнесында ресурсларны саклый торган технологияләрне файдалануга кертү һәм предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасын гамәлгә ашыруның башлангыч йомгакларын ясау буенча киңәшмә узды.

Программаның максаты – игенчелектәге сакчыл технологияләр һәм Татарстан Республикасы агропредприятиеләре белән нәтиҗәле идарә итү нигезендә үсемлекчелек бизнесының уңышлы эшли торган модельләрен булдыру. Проограмманы гамәлгә ашыруда игенчелектәге сакчыл технологияләрне үзләштерүне һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән нәтиҗәле идарә итү ысулларын технологик тәэмин итүне гамәлгә ашыручы «Агро-Союз» Украина холдингы катнаша.

Киңәшмәдә чыгыш ясаган «Агро-Союз» Украина холдингының һәм программада катнашучы хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре гамлгә ашырылган технологик, техник һәм идарәчел карарларны һәм аларның нәтиҗәләрен җентекләп анализладылар. Бу карарларны даими куллану, мәсәлән, Актүбә РПКда (17 390 га) «Союз Агро» ҖЧҖкә предприятиене технологик тәэмин итүгә 3,7 млн. сум инвестицияләр керткәндә өстәмә рәвештә 29 млн. сум табыш алу мөмкинлеген бирде.

Киңәшмәне йомгаклап, Илдус Габдрахманов, ресурсларны саклау темасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында калачак, дип билгеләп үтте. Республикасы агробизнесында ресурсларны саклый торган технологияләрне файдалануга кертү һәм предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасын гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары бүгенге шартларда нәтиҗәле эшләү, табыш алу һәм игенчелекнең климат үзгәрешләренә бәйлелеген киметү бары тик ресурсларны саклый торган технологияләр кулланганда гына мөмкин булуын ачык күрсәтә.

Программа 2014 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International