Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе 2013 елга йомгак ясадылар

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе коллегияләренең уртак киңәшмәсе узды.

Киңәшмә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Светлана Алексеева да чыгыш ясадылар.

Нурислам Хәбипов чыгышыннан күренгәнчә, Идарә эшчәнлегенең төп күрсәткечләреннән берсе прокуратура органнары белән килештерелгән контроль-күзәтчелек буенча еллык планны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәүдән гыйбарәт. План тулысынча үтәлгән. 2013 елда 5013 контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелгән, 2781 хокук бозу очраклары ачыкланган, 1542 күрсәтмә бирелгән, 1684 беркетмә төзелгән, 1688 карар чыгарылган, 4167 мең сумга штраф салынган, 4173 мең сум алынган (узган еллардагысын исәпкә алып).

Агымдагы елда Идарә бүлекләре һәм “Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУ бүлекләре хезәмәткәрләренең эш юнәлешләре үзләренә беркетелгән эшчәнлек өлкәләрендә: ветеринария, орлыкчылык, орлыклар иминлеге, карантин һәм үсемлекләрне яклау, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлылыгын саклап калу һәм торгызу өлкәләрендә уздырыла торган контроль-күзәтчелек чараларының һәм лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Үткәрелә торган барлык чараларның төп максаты илебезнең, аерым алганда, Татарстан Республикасының, азык-төлек һәм биологик иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт.

Идарә җитәкчесе үз нотыгында, африка дуңгыз чумасы, кошлар гриппы, Ньюкасл чире кебек авыруларга дәүләт эпизоотия мониторингы планы чикләрендә 39 меңләп тикшеренү уздырылды, шул исәптән африка дуңгыз чумасы буенча – 14 меңнән артык, бу 2012 елга караганда 6 мәртәбә артык, дип билгеләп үтте. Узган елда дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, республика территориясенә африка дуңгыз чумасын кертмәү һәм аның таралуын булдырмау буенча зур эш алып барылды.

Шуңа бәйле рәвештә, ачык режимда эшләүче барлык дуңгызчылык хуҗалыкларында планнан тыш тикшерүләр уздырылды. Мондый хуҗалыклар республикада 77. Шулардан 13ендә кәрсәтмәләр таләпләре үтәлмәгән һәм ачык режимда эшләүләрен дәвам итәләр. Бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәү буенча материаллар карау һәм карар кабул итү өчен җәмәгать судларынатапшырылды. Тагын алты дуңгызчылык хуҗалыгында күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү быел төгәлләнәчәк.

Идарә эшчәнлегенең тагын бер төп юнәлеше - фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү. 2013 елда Фармацевтика эшчәнлеген лицензияләү комиссиясе 20 утырыш уздырган, аңа 42 гариза кергән.

Дару чаралары әйләнеше өлкәсендәге хуҗалык субъектларына карата 65 тикшерү уздырылган, 13 тикшерү нәтиҗәләре буенча барысы 42 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирү турында карар чыгарылган, 17 эш республика прокуратурасына һәм судларга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үз нотыгында республиканың дәүләт ветеринария инспекторларын катгый рәвештә 294 нче Федераль закон таләпләрен үтәргә, Дәүләт ветеринария хезмәтенең барлык төп бурычларын гамәлгә ашыру максатларында гамәлдәге Административ регламентларны үз эшчәнлекләрендә тулысынча кулланырга өндәде.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Светлана Алексеева, Татарстандагы вәзгыять башка төбәкләр белән чагыштырганда тотрыклырак һәм иминрәк, дип билгеләп үтте һәм районнарның баш ветеринария табибларын хайваннардагы йогышлы авыруларны профилактикалау буенча эшләрне мөмкин кадәр көчәйтергә, мондый авыруларның килеп чыгуын вакытында ачыклауны һәм бетерүне тәэмин итәргә өндәде.

Алмаз Хисаметдинов 2014 елның 1 маеннан “Сөт һәм сөт продукциясенең иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясенең иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламентларының үз көчләренә керүен һәм аларда шушы продукцияләргә карата кулануы һәм үтәлүе мәҗбүри булган таләпләрнең билгеләнгән булуын искә төшереп китте. Бу Регламентларның таләпләрен үтәү максатларында якын арада һәр районда ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелә торган терлек чалу урыннарын төзүне хәл итәргә кирәк, диде ул.

Алмаз Хисаметдинов модульле-блоклы участок ветеринария пунктлары төзү темасына да тукталды. 2013 елның декабре башында 150 шундый пункт төзү программасы буенча эш башланды, бүгенге көндә Мамадыш һәм Биектау муниципаль районнарында 2 участок ветеринария пункты гамәлгә кертелде һәм эшли башлады. Алдагысы Саба муниципаль районында ачылачак. Агымдагы елда һәр районда һәм Казан шәһәрендә берәр шундый ветеринария пункты ачу планлаштырыла, диде ул.

2013 елда уртача хезмәт хакы 14209 сум булган, узган елга караганда бу 112% тәшкил итә. Татарстан ветеринария хезмәтен кадрлар белән тәэмин итү – проблемалы мәсьәләләрнең берсе. Шуңа бәйле рәвештә, 2014 ел ветеринария хезмәтенең кадрлар потенциалын үстерү елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә ветеринария белегечләренә социаль ярдәм чаралары, хезмәт хакын арттыру, торак бирү, югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлап чыгучыларга бер мәртәбә бирелә торган пособиене медицина белгечләренеке дәрәҗәсенә җиткерү турындагы тәкъдимнәр кертеләчәк.

«Кызганычка каршы, бүгенге көндә туберкулез, котыру авыруы, лейкоз буенча эпизоотик хәл бик киеренке. Шушы авырулар табылган хуҗалыклар барысы да Баш ветеринария идарәсе һәм Республиканың хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе белгечләре контролендә торалар”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ике Идарәнең дә, хайваннар сәламәтлеге сагында торучылар буларак, мөһим эш башкаруларын билгеләп үтте. “Шуңа күрә дә агымдагы елда хайваннарны савыктыруга бөтен көчне куярга кирәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International