Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында орлыкчылык системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасындаорлыкчылык системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча фитосанитария күзәтчелеге, ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык тикшереп тору бүлеге башлыгы Рамель Каюмов, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты” вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Киңәшмә барышында республикада авыл хуҗалыгы культураларының орлыкчылык системасының бүгенге торышы, төп юнәлешләре һәм перспективасы турында, шулай ук грунт һәм лаборатор сортларга тикшерү уздыру хакында фикер алышулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International