Марат Әхмәтов: "Сөт терлекчелегенә мөнәсәбәт җитәкченең дәрәҗәсен күрсәтә"

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә республика авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашу уздырылды.

Чарада шулай ук ТИПКА ректоры Николай Якушкин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты (ТатНИИСХ РАСХН) ДФУ директоры Марсель Таһиров һ.б.лар катнашты.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән АПК эшчәнлеген арттыру юллары һәм җитәкчеләрнең роле турында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгының бар өмете сөт терлекчелегендә. Бу тармакның киләчәге бар, нәкъ менә сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгы ярдәмендә быел уңышларга ирешергә мөмкин.

Катнашучылар министрга дәүләт программаларына, керү-чыгу юлларына, торакны субсидияләүгә кагылышлы күп сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, ТИПКАда ТР АПКның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре өчен “Россиянең ВТОга керүе шартларында агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыру һәм җитәкчеләрнең роле” темасы буенча укулар бара.

Укулар тәмамлангач, аттестация уздырылачак һәм категория биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International