Татарстан фермерлары Мәскәүгә АККОРның XXV съездына барачаклар

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

20-21 февральдә Татарстан фермерлары Мәскәүгә Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXV съездына барачаклар, дип әйттеләр Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясендә.

Күптән түгел АККОР фермерларның төрле эш юнәлешләре буенча кокурслар игълан итте. Шулай итеп, район фермерлар ассоциацияләре арасында ярышлар башланып китте. Моннан тыш, “Иң яхшы кулланучылар кооперативы”, “Күп балалы фермер гаиләсе”, “Территорияләрнең социаль инфраструктурасын яхшыртучы гаилә фермер хуҗалыклары” дигән номинацияләр дә игълан ителгән иде.

Татарстан фермерлары шулай ук әлеге конкурсларда да катнашалар. Мәскәүдә АККОРның XXV съездында аларга йомгаклар ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International