ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда быел беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр. Ул Татарстан, Самара, Башкирия, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган«Экада-113» дип аталачак, дип хәбәр итте яңалык авторларының берсе – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерпенү институтының сабан бодае селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова.

10 февральдән өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында) “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” программасы буенча гаилә фермалары вәкилләре укый башлады.


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең баш ветеринария табибы Эндре Кардеван белән очрашты. Аның белән бергә Венгриянең авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрының Вәкаләтле вәкиле Силард Кишш, Венгриянең Авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрлыгы вәкилләре Канавал Виктория, Эмесе Ержебет килгән иде.

Гыйнварда Татарстанның авыл кибетләренә 140 млн. сумга үз продукциябез җибәрелде, бу 2012 елгдагы белән чагыштырганда 134 % тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә.

Кичә Казан дәүләт аграр университетының чыгарылыш курс студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Түбән кама районының Кулмакса авылында бер үк вакытта өч гаилә фермасын ачу тантанасы булды: бозаулар симертү буенча, кош-кортлар һәм сарык үрчетү буенча.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Яшьләрнең социаль-ткътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшь авторларның Россия территорияләрен социаль-ткътисадый үстерүгә юнәлдерелгән “Минем илем – минем Россиям” проектлары конкурсын игълан итәләр.

15 февральдә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 3 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм әйләнеше “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында” 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 101-ФЗ Закон) белән җайга салына торган җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы җитештерүе яисә авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка эшчәнлек өчен № 101-ФЗ Законда билгеләнгән срок эчендә файдаланмаган өчен түбәндәгечә штраф салына.


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 6 февралендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды.

Спартакиада Татарстан Республикасы «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

Кукмара аграр колледжының чыгарылыш курс студентлары өчен Казан дәүләт аграр университеты буенча экскурсия үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International