Кичә республиканың берничә муниципаль районында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесеКазан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре очрашты.
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең республика һөнәр берлекләре комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина Балык Бистәсе муниципаль районы укучылары белән очрашты.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эш перспективалары турында Актаныш чыгарылыш укучыларына «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев сөйләде.
Теләче муниципаль районы чыгарылыш укучылары белән “Умартачылык идарәсе” ДАУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин очрашты.
Авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучыларына республиканың агросәнәгать комплексы турында видеоматериаллар күрсәттеләр һәм тармакны кадрлар белән тәэмин итү проблемалары һәм аның перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Республика АПКсында 90 меңләп кеше эшли. Төп звеноның профильле белгечләр белән тәэмин ителеше түбәндәгечә: агрономнар – 86%, зоотехниклар – 77%, терлекчеләр – 90%, механизаторлар – 86% һәм башкалар. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчедәр саны ел саен 6-8 % кими.
Мондый хәлнең төп сәбәбләре – хезмәт хакының түбән булуы, торак, хезмәт шартларының тиешле дәрәҗәдә булмавы, шулай ук эш бирүчеләрнең кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән кызыксынмавы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда белгечләрне тотып калу чараларын күрә. Югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларга башлангыч түләүләр һәм төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен бер ел дәвамында өстәмәләр түләнә, АПК хезмәткәрләренә ел саен 100 мең сумнан 500 грант бирелә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче белгечләргә авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзү өчен субсидияләр һәм ташламалы кредитлар алуга өстенлекләр бирелә.
Авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашулар аларны грар уку йортларына укырырга керергә һәм соңыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә кайтырга җәлеп итү максатларында уздырыла. Бу атнада шундый очрашулар Әгерҗе, Зәй, Апас, Чистай, Кукмара, Саба муниципаль районнарында булачак.