Кичә Саба муниципаль районының Урман хуҗалыгы поселогында модульле участок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча төзелгән яңа участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
Аны ачу чарасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Бүгенге көнгә республиканың 15 муниципаль районында шундый пунктларның нигезләрен әзерләү, коммуникацияләр үткәрү һәм биналарны торгызу эшләре бара. 4 муниципаль районда – Мамадыш, Биектау, Саба һәм Кукмара районнарында төзелеш тәмамланган.