Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру буенча закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2014 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Мурад Гаделшин “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруны әзерләүгә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

Документ 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруга бәйле рәвештә әзерләнде. Закон проекты муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләүгәТатарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында. Вәкаләтләр авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыру өчен җаваплы федераль башкарма хакимият органына мәгълүмат бирүгә, авыл хуҗалыгы исәбен алуга керә торган объектлар турында белешмәләр җыю һәм саклау өчен җайлаштырылган биналар бирүгә һәм гражданнарны исәп алу объектлары турында мәгълүмат җыюга җәлеп итүгә кагыла.

Тапшырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренеэ эчтәлеген исәпкә алып, закон проектында әлеге Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнарына субвенцияләр исәпләү методикасы раслана. 

Закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта кабул ителде, төзәтмәләр кертү өчен регламент сроклары билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International