Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы булды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» үзәге территориясендә «2013 елда Татарстанның АПК үсеше йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан РеспубликасыПремьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр 2013 елда 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,3 млн. тонна бәрәңге, 329 мең тонна яшелчә, җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык җитештерелгәнен әйтеп китте. Узган елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясенең суммасы 160 млрд. сумнан артып киткән. Барлык категориядәге хуҗалыкларда 1 млн. 721 мең тонна сөт савылган, 477 мең тонна хайван һәм кош-корт үстерелгән, 1 млрд. данәдән артык йомырка алынган.

Республикада бер хезмәткәргә исәпләгәндә, 800 мең сумга гомуми авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән (эре авыл хуҗалыгы комплексларын исәпкә алмыйча). Эре агрохолдинглар продукциясен кертеп бер авыл хуҗалыгы хезмәткәренә исәпләгәндә, 1,2 млн. сум күләмендә гомуми авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.

«Безнең республика халкы тулысынча үз продукциясе белән тәэмин ителгән. Шуңа күрә безнең алда тора торган стратегик бурыч – җитештерү күләмен иң чик дәрәҗәгә җиткереп арттыру гына түгел, ә иң мөһиме – аграр тармакның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, базар таләпләре нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү дә ул. Әмма базарга продукциясезчыгуның шулай ук файдасы юк», - дип, ассызыклап әйтте Марат Әхмәтов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2013 елда товар продукциясенең гомуми күләме 62,5 млрд. сум тәшкил итә. 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4 %ка артты.

Министр билгеләп үткәнчә, Министрлык тарафыннан 300дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесенә икътисадый мониторинг үткәрелә һәм аларның рейтингы әһәмиятле 4 күрсәткеч буенча билгеләнде: хезмәт хакы дәрәҗәсе, 1 гектардан алынган акчалата табыш, сатуларның рентабельлелеге, акчалата табышка кредитор бурычы.

Бу рейтингтагы беренче предприятиеләр, бик уңай булмаган табигать-климат шартларына һәм базарнеың үзгәреп торуына да карамастан, барысы да табышка эшлиләр, ә исемлек ахырында калган предприятиеләрнең өчтән бере табыш китермичә зыянга гына эшлиләр.

Агымдагы елның төп бурычларыннан берсе, министр сүзләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең зыянга эшләвен тулысынча бетерү булырга тиеш.

«Бу ел йомгаклары буенча безнең беренче бурыч - табыш китермичә зыянга эшләүче предприятиеләр, бигрәк тә, бюджет ярдәме белән эшли торганнар, булмаска тиеш!» - дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Бүгенге чара кысаларында «Казан» агросәнәгать паркы мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды. «Без теләгән темпларда булмаса да, монда эш бара. Беренчедән, яңа мәйдан. Кызганычка каршы, транспорт мәсьәләләре дә хәл ителеп бетмәгән. Реклама да җитешми», - дип аңлатты бүгенге вәзгыятьне Марат Әхмәтов. Министр фикеренчә, агросәнәгать паркында сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе ассортименты буенча җитешсезлекләр бар, бер иш товар бик күп сатыла, мәсәлән, ит, ә кайбер төр продкуция бөтенләй юк диярлек.

Казан мериясе вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Рәстәм Миңнеханов, Агросәнәгать паркы халык өчен, шәһәр өчен төзелде, дип билгеләп үтте. - Бу урында иң арзан һәм иң сыйфатлы товар сатылырга тиеш, ә шәһәр хакимияте вәкилләре һәркөнне мондагы вәзгыятьне күзәтеп торырга тиеш, - диде ул.

2013 елга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты, узган ел икътисад өчен шактый авыр булды, дөньякүләм икътисад та аксады, диде. - Татарстанда җыелма төбәк продукты (ВРП) 1,5 трлн. сум диярлек тәшкил итте, бу сумма бик аз булмаса да, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2%ка гына артыграк. Ә алга китәр өчен безгә бер елга, аз дигәндә, 5%ка кадәр арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул тагын соңгы биш елда һава шартларының да авыл хуҗалыгына нык тәэсир итүен искә төшерде. Шуның аркасында Татарстан күләм буенча да, финанс күрсәткечләре буенча да көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмый. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә конкуренция хәзер бик зур, Россиянең ВТОга керүе җитди бурычлар куя, аларны хәл итү системалы, уйлап эшләүне таләп итә, диде Президент. - Мондый хәлдә җитештерүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү бик мөһим. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең субсидияләрсез эшли алмаганын да ассысызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Уңай нәтиҗәләргә китерә торган яңа яхшы юнәлеш – гаилә фермаларын үстерү, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Соңгы елларда республикада 880 гаилә фермасы төзелгән, шулардан яртысы диярлек – югары технологияле. Бүген тагын 200гә якын гаилә фермасы төзелә. «Авыл хуҗалыгында теләсә нинди рәвештә бизнес алып бару хупланырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International