«Көрәш» буенча республика турнирын ачу тантанасы

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәтнең «Теннис-Сити» спорт-савыктыру үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Көрәш” республика турнирын ачу тантанасы булды. Аның оештыручылары “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының Татар-башкорт көрәше федерациясе. Быел турнирда 50 команда катнаша.

Тантананы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасының Татар-башкорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов ачты.

Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнашты.

Марат Әхмәтов Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеген турнирны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул Әлмәттә милли көрәшне үстерү һәм пропагандалау буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.

Минстр 2013 ел йомгаклары буенча аерым казанышлар яулаган дип танылган спортчыларны һәм тренерларны бүләкләде.

Район башлыгы үз чыгышында бу ярышларның мөһимлеген һәм турнирны Әлмәт җирендә үткәрүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Әлмәт муниципаль районының җыелма командасы Татарстанда ике ел рәттән иң көчлеләрдән дип санала.

«Әлмәт муниципаль районында спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Заманча яңа биналар, корылмалар, спорт заллары төзелде. Бездә 52 спорт төре үсештә, алар арасыннан иң популярлашканы милли көрәш”, - диде Мәҗит Салихов.

«Бик күп нәрсә җитәкчегә бәйле. Турнирны әзерләү һәм уздыру барышында һәр вак-төяк игътибар үзәгендә булырга тиеш һәм бу зур тырышлык таләп итә. Әлмәттә бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар”, - дип әйтте “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International