2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсен һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсен берләштерә.
Күргәзмәләр белән беррәттән “АПКның үсеш йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары” темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда республика агросәнәгать комплексының 2013 елдагы эшенә йомгаклар ясалачак һәм 2014 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Коллегиянең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының түбәндәге тармаклар буенча күргәзмә экспозициясе урнаштырылачак: «Икътисад», «Фән һәм кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механикалаштыру», «Кече рәвешләр» һәм «Ведомство буйсынуындагы оешмалар». Һәр экспозиция кысасында авыл хуҗалыгын үстерү, инновацион технологияләрне гамәлгә кертү, техник тәэмин ителеш, шулай ук агросәнәгать комплексын һәрьяклап үстерү юллары күрсәтеләчәк.
Шулай ук Татарстан Республикасының эре агросәнәгать комплексы предприятиеләренең стендлары урнаштырылачак, болар: «Агроинвест» ААҖ, «КВ-Агро» ААҖ, «Агросила групп» ЯАҖ, «Просто молоко» ҖЧҖ, «Майский» ТК, «Ак Барс» ХК ААҖ, «Тататарстан кулланучылар берлеге», "АгроИнвест" ИК" ЯАҖ.
Идел буе агросәнәгать комплексы форумы Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәге аграр комплексының иң әһәмиятле һәм күпвәкилле чараларның берсе, ул ел саен авыл хуҗалыгы тармагының төп мәсьәләләре буенча, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, шулай ук үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен презентацияләү буенча фикер алышуда кызыксынучы меңләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя.
Быел Форумда Россиянең 30 шәһәреннән 150дән артык компания, шулай ук Белоруссия, Италия, Польша һәм Украина компанияләре вәкилләре катнашачак. Идел буе агросәнәгать форумының традицион өлешен Идел буе төбәкләре фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкә-сәүдәсе тәшкил итәчәк, анда чарага килүчеләрнең махсус бәяләр буенча сыйфатлы натураль товарлар сатып алу мөмкинлеге булачак.
Форумның эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе конференциясе, “Татарстан Республикасы шартларында авыл территорияләрен үстерү гарантиясе буларак яшьфермерларның бүгенгесе һәм киләчәге” темасына түгәрәк өстәл, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы тармаклары буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар узачак.
«Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» һәм «Волгапродэкспо» махуслаштырылган күргәзмәләре буенча «Агросәнәгать комплексының заманча җайланмалары һәм технологияләре» дигән конкурс уздырылачак, аның йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Идел буе агросәнәгать комплексы форумы АПК белгечләренә, хуҗалыклар җитәкчеләренә, агрономнарга, ветеринарларга, зоотехникларга, эре һәм урта агробизнес вәкилләренә, кибетләр, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате челтәрләре җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармаклары өчен җайланмалар уйлап табучылар белән һәм аларны җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирәчәк.