Агымдагы елның 13 - 16 февралендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек»XI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура – спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасының (II зона) авыл ирләр командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары уздырылды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан командалар катнашты. Катнашучы спортчылар саны 130га якын иде.
Кама аръягы зонасының авыл ирләр командалары арасында волейбол буенча финалга республиканың Минзәлә (I урын), Сарман (II урын), Әлки (III урын), Алексеевск (IV урын) муниципаль районнары чыкты.
Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә уздырылган зона ярышлары йомгаклары буенча авыл ирләр командалары арасында волейбол буенча финал ярышларына Саба, Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Минзәлә, Сарман, Әлки, Алексеевск муниципаль районнары кертелде.
Финал ярышлары Минзәлә шәһәрендә 2014 елның 13-16 мартында узачак.