Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында профильле оешмалар, фермерлар, муниципалитетлар вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл туризмын җәелдерү юнәлешләре һәм республикада туристлык продуктларының торышы турында фикер алыштылар.
Чарада Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Яшьләроешмалары советы рәисе урынбасары һәм IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин, шулай ук республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм Татарстанда авыл туризмын үстерүче эшкуарлар катнашты.
Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч муниципальрайоннарында язгы кыр эшләренә керештеләр.
Бүген Санкт-Петербургта «Ленэкспо» күргәзмә комплексы территориясендә «Агрорусь – регионы» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе һәм авыл кооперативларының II Бөтенроссия съезды эшли башлады. Съездны ачу тантанасы 4 апрельдә була.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Үзәк Берлеге, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе.
Федераль аграр ведомствода авыл хуҗалыгы хайваннары тиреләрен экспортлау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, аны статс-секретарь - Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков алып барды.
Чарада терлекчелек һәм нәсел эше департаменты, Халыкара хезмәттәшлек департаменты, агроазык-төлек базарын җайга салу, балыкчылык, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате департаменты, Ветеринария департаменты җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, бизнес, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Республиканың Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Аксубай, Нурлат, Әлки муниципаль районнарында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укулар оештырды.
Районнардагы укулар өч юнәлеш буенча узды: хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм зоотехниклар, агрономнар һәм инженерлар өчен.
Апас муниципаль районының Сатмыш торак пунктында “Зөя” АХҖ ҖЧҖ хуҗалыгы базасында ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Ак Барс" ХК ААҖнең терлекчелек буенча АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов һ.б.лар катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты «Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын әзерләде.
2014 ел уңышы өчен Татарстан Республикасы буенча көзге бодайның чәчелгән мәйданы 271,5 мең га тәшкил итә, бу узган елга караганда 14,2 %ка артыграк, көзге арыш – 301,6 мең га, көзге тритикале – 15,4 мең га.
Агымдагы елның 28-30 мартында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы XI авыл “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары спорт гаиләләренең республика ярышлары үткәрелде.
Зәй, Сарман, Тәтеш муниципаль районнарында язгы кыр эшләренә керештеләр.