ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең республика күләмендәге Питрау халык бәйрәмен үткәрделәр. Быел ул унбишенче мәртәбә уздырылды. Ылыслы агачлар белән капланган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм гадәттәгечә берничә мәйданчыкта оештырылган иде, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы да халыкны халыкны үзенәш шактый җыйган. Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли утарларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык кәсебе осталарының хезмәтләре куелган иде.

13 июль – авыл спорт уеннарын ябу тантанасы көне. Йомгаклар ясалды, волейбол, мас-рестлинг, аркан тартышу, гирь күтәрү һәм башка төр ярышларда катнашучы спортчыларга, спорт гаиләләре, чалгычылар, җир сөрүчеләр ярышларында катнашучыларга бүләкләр бирелде.


11
июль, 2014 ел
җомга

10 һәм 11 июльдә Оренбург өлкәсендә Бишенче агросәнәгать форумы «Идел буе кыр көне - 2014» узды. Быел форумда округның 14 төбәгеннән мең ярымнан артык кешк катнашты.

Татарстан шулай ук форум эшендә актив катнашты. Республика делегациясен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкләде.

Икенче көнне округ форумы мәйданында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич булды.

Татарстан Республикасы өчен бик катлаулы булган 2009-2013 еллардагы корылык аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 50 млрд. сумга якын югалту кичерде. Бу хакта Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы өчен бик катлаулы булган 2009-2013 еллардагы корылык аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 50 млрд. сумга якын югалту кичерде. Бу хакта Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 40,1 мең га берьеллык үлән һәм катнаш азык әзерләнгән, бу фаразланган барлык күләмнең 14 %ын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль аграр ведомство Россиядә терлекчелек торышына комплекслы статистик анализ уздыра.

9 июльдә Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Нововоронежда Х Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарын ачу тантанасында катнашты.

Авыл физкультура-спорт хәрәкәте безнең илдә XX гасырның 30 нчы еллар уртасында барлыкка килде.Беренче Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 1995 елның сентябрендә Волгоград өлкәсендә уза һәм ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына багышлана. 2003 елдан башлап ике елга бер мәртәбә Бөтенроссия кышкы һәм җәйге спорт уенннары уздырыла. Аграрчылар ярышлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Россиянең “Уңыш” ирекле спорт җәмгыяте тарафыннан оештырыла.


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

10 июльдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның Татарстан Республикасына эшлекле визит белән килүе көтелә. 

12 майда Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан «Идел буе кыр көне – 2014» уздыру турындагы күрсәтмә имзаланды. Ул Оренбург өлкәсендә уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International