ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Мөслим районының Мөслим авылында фермерларның һәм эшкуарларның өченче республика Сабантуе булды. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.

2
август, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2 августка 280 мең га, ягъни барлык мәйданның 17%ында ашлык суктырылган. Бу хактаТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Марат Әхмәтов алдагы ике атнага нинди һава шартлары көтелүе турында сөйләде һәм игенчеләр өчен аның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте.

1
август, 2014 ел
җомга
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагының эшенә йомгак ясау буенчареспублмка киңәшмәсе узды.
Тәтеш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булып кайтты, ул район башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Евгений Курков белән бергә күпчелек хуҗалыкларның кырларында булды, дип хәбәр итә"Авангард" газетасы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 229,1 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 14% тәшкил итә.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Апас районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Районда урак өсте кызганнан-кыза бара, 31 июльгә бөртеклеләр 2,3 мең гектар мәйданда җыелды. Биектау районында 33,5 мең гектар мәйданда икмәк җыеп аласы бар, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Республикада «Комбайн» профилактик операциясе старт алды, ул 2014 елның 29 июленнән 16 августына кадәр Татарстан Республикасының дәүләттехнадзор идарәсе тарафыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 194,0 мең га мәйданда суктырылган.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Министр урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, аның белән бергә Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыГазинур Мусин йөрде. Бүгенге көнгә район игенчеләре 3200 га мәйданда 7,1 мең тоннаашлык җыйдылар. Район буенча уртача уңдырышлылык – 22,1 центнер/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International