Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелек тармагының эшенә йомгак ясау буенчареспублмка киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт идарәсе” ГКУ белгечләре, «Россельхозбанк» ААҖ, “Татарстан кулланучылар берлеге” вәкилләре, инвестиция компанияләре, эре кошчылык, дуңгызчылык комплекслары, авыл хуҗалыгының нәсел предприятиеләре, эре сөт хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, сугымга терлек һәм кош-корт җитештерү буенча тере үлчәмдә Татарстан Республикасы ил буенча икенче урынны алып тора, әмма үсеш темпы буенча бары тик 37 урында гына (Идел буе федераль округы – күләм буенча 1 урында, үсеш темплары буенча – 5 урында). Республика күрсәткечләренә Түбән Кама, Буа, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Мөслим, Саба, Питрәч, Әгерҗе, Аксубай муниципаль районнары шактый өлеш керттеләр.
Министр урынбасары әйтүенчә, агымдагы елның 1 июленә барлык категория хуҗалыкларда 59,6 мең тонна эре мөгезле терлек ите җитештерелгән. Азнакай, Кайбыч, Балтач, Актанышрайоннарында терлекләр саны 600-1000 бака кадәр арткан. Мөслим, Мамадыш, Алексеевск, Спас, Кукмара, Теләче, Питрәч, Менделеевск районнары тәнкыйть зонасына керәләр.
Шулай ук агымдагы елның беренче яртыеллыгында барлык хуҗалыкларда 50,3 мең тонна дуңгыз ите (94,6%), 86 мең тонна кош ите (100%), 538 млн. данә йомырка (94,7%) җитештерелгән. .
Сөт җитештерү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урында. Әмма узган ел белән чагыштырганда республикада сөт җитештерү кимегән. Саба районы иң күп сөт җиештерүчеләрдән санала. Кайбыч, Әтнә, Яңа Чишмә, Апас, Чүпрәле, Балтч, Кукмара, Мамадыш районнарының да сөт күрсәткечләре начар түгел.
Нәҗип Хаҗипов нәсел хуҗалыклары эшчәнлегенә дә тукталды, нәселле сыерлар 2008 ел белән чагыштырганда 30,4 %ка арткан.
Очрашуны тәмамлап, Марат Әхмәтов, соңгы коры еллар аркасында республика ашлык уңышы белән шатландыра алмый, шуңа күрә “Безнең төп өмет – терлекчелектә. Мондый һава шартларында рекордлы уңышка исәп тотып булмый, әмма эшне яхшы оештырганда, технологик таләпләрне үтәгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләрен үтәгәндә, республика терлекчелек тармагы үсешенең уңай динамикасын тәэмин итә ала”, - диде министр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урып-җыю эшләренә дә кагылды, Идел алды зоналары районнарының эшенә уңай бәя бирде. Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре кампаниясен уңышлы башкарып чыгуда уңышлар теләде һәм республика районнарында терлекчелек тармагына җентекле анализ ясарга дигән тәкъдим әйтте.