Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч һәм Апас районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Кайбыч районының Кече Мәми авылы янындыгы уҗым бодае кырында министрны хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары каршылады. Марат Әхмәтов район башлыгы Альберт Рахматуллин белән бергә вертолетта бөртекле культуралар кырлары өсҗтеннән очып уздылар. - бүген мин Кайбычта күп матур кырлар күрдем, - диде Марат Әхмәтов. - Ел коры килүгә дә карамастан, икмәк уңган сездә. Кырлар чиста, технологик таләпләр үтәлгән. Киләчәктә кукуруз кырларына игътибарны арттырырга кирәк. Быел бигрәк тә Идел аръягы районнары корылыкка дучар булды. Туфракта дым бик аз. Кайбыч - бик зур район түгел, шуңа күрә җирнең һәр кечкенә генә кисәге дә бик кадерле. Һава шартлары уңай торса, уракны 20 августка төгәлләргә мөмкин. Азык әзерләүнең барышы һәм терлекчелеккә бәйле башка мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, Марат Әхмәтов көзге бодай кырын карап чыкты. - Минемчә, кырның уңдырышлылыгы шактыйга күбрәк. Күрәсезме, мин очраклы рәвештә бер башак алдым, аның бөртекләре сайланып алган кебек. Шуңа күрә, кырның уңдырышлылыгын тагын бер кат тикшереп, миңа бүген үк хәбәр итегез, - дип сорады ул.
Министр борчак кырының уңышын да югары бәяләде, гектардан 28 центнерга кадәр чыга. Борчак -корылыкка тиз бирешә торган культура. Министрның ничек югары уңышка ирештегез дигән соравына районның баш агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова җавап бирде: - Борчак үсеп кенә килә башлаганда яңгырлар явып китте, шул үсемлеккә өстәмә көч бирде, әгәр тагын бер атна яңгырлар булмый торса, мондый уңыш җыеп ала алмас идек.
Кайбычтан министр Апас муниципаль районына юнәлде. Анда аның белән бергә район башлыгы Рәшит Заһидуллин йөрде.
Кырлар өстеннән очып узганнан соң, Марат Әхмәтов Юмралы бүлекчәсенең игенчеләре һәм һәм белгечләре белән очрашты. - Шундый гадәти булмаган шартларда сез бик яхшы уңыш җыеп ала алдыгыз. Урак та бик оешкан төстә бара. Һәр техника урынлы файдаланыла, һәр белгеч үз эшен белеп башкара. Апаслыларның хезмәт сөючәнлегенә һәм уңган-булганлыкларына сокланам мин. Алга таба да сынатмассыз дип уйлыйм, - диде Марат Әхмәтов.
Кырларда техника өзлексез – 24 сәгать эшли, бер минутны да бушка уздырмыйлар. Икмәк җыюда үз көчләрен кызганмыйча эшләүче хезмәтчәннәргә игътибар да җитәрлек. Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәшит Заһидуллин беренчеләрдән булып 10 мең центнер ашлык сутырган Ранас Галиуллин экипажына премия бирделәр һәм күчмә байрак тапшырдылар. Ранас – 30 елдан артык стажлы механизатор, ул хуҗалык үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Тәҗрибәле комбайнчы һәм аның ярдәмчесе Дамир Фазлыев намус белән хезмәт итәләр һәм алар Урак -2014 алдынгылары.
- Без 5000 центнер ашлык суктырган экипажларга бирелә торган премияне беренчеләр булып алдык, күчмә байракны да кулдан ычкындырмабыз, техника гына аксамасын, - диделәр игенчеләр.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллиннан һәм “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәновтан Горбунов ис. берләшмә комбайнчылары, 10 мең центнер ашлык суктырган аталы-уллы Хәйдәр һәм Ленар Шәриповлар да премия һәм күчмә байрак алдылар.