Республикада «Комбайн» операциясе старт алды

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Республикада «Комбайн» профилактик операциясе старт алды, ул 2014 елның 29 июленнән 16 августына кадәр Татарстан Республикасының дәүләттехнадзор идарәсе тарафыннан үткәрелә.

Әлеге чараның максаты ашлык җыю комбайннарыннан файдалануга,аларның иминлек таләпләренә туры килүенә күзәтчелек итүдән гыйбарәт. Операция барышында транспорт чараларының төзеклегенә һәм комплектлылыгына, яктылык сигналларының төзеклегенә, дәүләт теркәү тамгаларының һәм техник тикшерү узу таныклыгының булуына, дәүләт теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, агрегат номерларының теркәү документларына туры килүенә аеруча игътибар биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы машиналары челтәрләренең һәм агрегатларының ягулык һәм май агызып чыгару торышын тикшерүдән тыш, комбайннарның янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителүенә дә аерым игътибар биреләчәк. Законнар таләпләрен бозучыларга административ җәзалар биреләчәк. 

Чара республиканың ике күрше районы дәүләттехнадзор инспекторлары катнашында үзара тикшерү рәвешендә уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International