Районда урак өсте кызганнан-кыза бара, 31 июльгә бөртеклеләр 2,3 мең гектар мәйданда җыелды. Биектау районында 33,5 мең гектар мәйданда икмәк җыеп аласы бар, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Урак өсте кызуында 66 комбайн эшләячәк, әлегә кырларда 38 комбайн эшли. Быел уракка былтыргыга караганда соңрак төштеләр, шуңа күрә эш тә бик киеренке бара. Һәркөнне, әгәр барлык комбайннар да чыкса, 1300 га мәйданда ашлык суктырырга кирәк. Фаразлаулар буенча, барлыгы 60 мең тоннага якын ашлык җыелырга тиеш. Урак өстенең беренче алдынгы комбайнчылары да билгеләнде. Узган атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чаптыруда куелган нормаларны үтәгән өчен “Биектау” АФ ҖЧҖтән Әгъзам Булатовка, "Татарстан" АФ ҖЧҖтән Илдус Мадышевка, “Урак һәм чүкеч” ҖЧҖтән Александр Семеновка, "Битаман" ҖЧҖтән Дамир Кәлимуллинга кырда ук премия сертификатлары бирделәр.
Иң тәҗрибәле механизатор Александр Семенов "Мак Дон" комбайнында эшләп урак өсте чемпионы булды. Ул бөртеклелеләрне чаптыра. Быел районда аңа беренче урак өсте кампаниясе алдынгысы байрагы бирелде.
Бу көннәрдә Шәпше кырларында көзге арыш җыялар. Ашлык суктыруда алты урып-җыю комбайны катнаша. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар идарә итә, шулар арасында Александр Семеновның энеләре – Анатолий һәм Сергей дә бар. Алар шулай ук бөртеклеләрне җыюда югары күрсәткечләргә ирешәләр.