Тәтеш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булып кайтты, ул район башлыгы Валерий Чершинцев һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Евгений Курков белән бергә күпчелек хуҗалыкларның кырларында булды, дип хәбәр итә"Авангард" газетасы.
Илдус Габдрахманов соңгы елларда районда игенчелек тармагы үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте. Дымлылыкка кытлык булуга да карамастан, кырларда бөртеклеләрнең һәм кузаклыларның чагыштырмача яхшы уңыш бирүен күзәтергә була. Аларны вактында һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга гына кирәк.
«Казаков» КФХында көзге бодай җире 44 гектар тәшкил итә. Кырда «Дон», «Енисей» һәм «Нива» комбайннарында өч экипаж эшли. Сигез сәгатьлек эш көнендә комбайнчылар 60ар тонна ашлык суктыралар. Беренчел һәм икенчел эшкәртүдән соң ашлык складка озатыла. Андаҗыелган уңышны тиешенчә саклау өчен бөтен шартлар тудырылган.
Вакытны сарыф итмәү һәм ягулыкны әрәм итмәү максатында механизаторларга төшке аш кырга ук китерелә.
Ток мөдире Нина Семанина пенсиядә булуына да карамастан, ике ел тоташтан иген уңышын җыюда катнаша. “Мондый кызу эш барганда өйдә утыра алмыйм, күңелем эшкә җилкенеп тора, кешеләр белән дә аралашасың, акчасын да яхшы түлиләр”, - ди пенсионерка.
Хуҗалыкта гадәттәгечә слесарь-ремонтчылар бригадасы эшли. Станислав Горбунов, Василий Уланов һәм Александр Гоголин ашлык тогы хуҗалыгының барлык механизмнарын тәртиптә тоталар, аларның төзеклеге өчен җавап бирәләр. Кирәк булса, комбайн штурвалына да утыралар.
«Колос» агрофирмасы ҖЧҖендә «Клаас» дигән сигез комбайнның һәркайсы бер көндә 1200 центнер ашлык суктыра. Ашлык тогына йөри торган КамАЗлар 960 тонна ашлык ташыдылар инде. Борындык элеваторына 500 тоннадан артык көзге бодай тапшырылды.
Хуҗалык җитәкчесе Рәмис Сафиуллов әйтүенчә, кырларның нәтиҗәсе булсын өчен башта ук зур эш эшләнде: һәр гектар сөрүлеккә 200 кг минераль ашлама кертелде, үсемлекләрне яклау буенча кат-кат чаралар күрелде, үсемлекләр яфраклангач фунгицид белән эшкәртелде. Һәм җир үзенең нәтиҗәсен бирде – гектардан 50 центнерга якын уңыш.
Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов, 30 июльдә кырга биш комбайн чыкты, диде. Ике трактор МТЗ-1221 һәм ЗиЛ кырдан ашлык ташыйлар, көне буе эшлиләр, ә чык төшмәгән булса, икенче сменага да калалар. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә уҗым бодае 200 гектарга якын җирне били, шул кадәр үк арыш җире бар.
«Уңыш начар түгел, - диде авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Сергей Казаков, – гектардан 25 центнер. Арпа һәм сабан бодае өлгерп җитсә, аларны җыярга керешәбез. Киләчәктә чәчүлекләрне 1350 урынына 2000 гектарга кадәр җиткерергә уйлыйбыз. Чөнки чүп басып киткән буш җирләрне күреп йөрәк әрни”.
«Хәзер бункерда ПСМ-25 сортларга аеру машинасы аша көзге бодайны беренчел чистартубара. Шуннан соң коры ашлык складка китә. Урак башланганга бик шат, ашлык агып торсын, аны көн-төн кабул итәргә дә әзер», – ди «Авангард» ҖЧҖ склады мөдире Сергей Семанин.
1 августка Тәтеш районы игенчеләре тарафыннан 6,0 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык мәйданнан 52 % тәшкил итә. 13,1 мең тонна уҗым бодае, 1,8 мең тонна көзге арыш җыелган.