Марат Әхмәтов фермерлар һәм эшкуарлар Сабантуенда булды

2014 елның 3 августы, якшәмбе

Бүген Мөслим районының Мөслим авылында фермерларның һәм эшкуарларның өченче республика Сабантуе булды. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.

Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян утарлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе катнашты Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республиканың көньяк-көнчыгышында эшләүче фермерлар, эшкуарлар катнашты.

Сабантуй кунаклары эшкуарлар эшчәнлегенә ярдәм итү үзәген ачуда катнаштылар. Үзәк эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә теләүче затларга ярдәм итү максатында ачылды. Монда дәүләт программалары турында белешмәләр, тәләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин, гомумән, эшкуарлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар ала алалар, дип ассызыклады Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин. “Иң мөһиме – хакимиятнең һәм эшкуарларның көчен берләштерү”, - диде сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.

Аннары кунаклар Мөслим гимназиясенә юнәлделәр, анда фермер хуҗалыгын үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды.

Бүген фермерлык белән шөгыльләнүче эшкуаралар зур ихтирамга лаек. Колхозлар таркалгач, авылның киләчәген күзаллау кыенлашты, нәкъ менә шул вакытта алар үзләренә зур җаваплылык алып, булган хәзинәдән дөрес юнәлештә файдалана башладылар. Бүген республика җитәкчелегенең максаты - шундый эшкуарларны саклап калу һәм алар үрнәгендә тагын берничә буын эшкуарларны тәрбияләү”,- диде министр Марат Әхмәтов, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.Мөслим җирендә шундый кешеләрнең күп булуы мактауга лапек. Очрашуда катнашучылар министрга фермерлык хәрәкәте турында күп сораулар бирделәр. Сорауларның күпчелеге кадрлар мәсьәләсенә кагылышлы иде.

Киңәшмәдән соң вертолетта очып кырлар өстен күзттеләр, аннары “Исламов”Фәрит Мөхәммәтшин кырында Марат Әхмәтов район фермерлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

“Кырларның торышы мин уйлаганнан яхшырак булып чыкты”, - диде Марат Әхмәтов. Министр “Исламов”, “Авзалов” фермер хуҗалыклары, “Туган як” агрофирмасы кырларының торышын уңай бәяләде ул. Марат Готыф улы “Сөт иле” составына керүче “Урожай”, “Ык”, агрофирмаларында үсеш тенденциясе булуын ассызыклап китте.

Ирек Хамадишинның терлек чалу цехына керер алдыннан Марат Әхмәтов һәм башка кунаклар район территориясендә төзеү планлаштырыла торган җитештерү мәйданчыгын эшләүнең барышы белән кызыксындылар. Әлеге мәйданчык берничә җитештерү хуҗалыкларын: ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиеләрен, кош-корт һәм эре мөгезле терлек үрчетү фермаларын, эшкәртү пунктларын һәм терлоек чалу цехларын берләштерәчәк. Кошчылык цехын төзү төгәлләнеп килә. Цехта казлар һәм күркә-үрдәкләрне сую, эшкәртү, фасовкалау һәм туңдыру эшләре башкарылачак. Ирек Хамадишин сүзләреннән күренгәнчә, конвейер тәүлегенә 200 баш кош-кортка исәпләнә. Марат Әхмәтов бу җитештерү тармагының республика өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.

Бу көнне Мөслимдә “кызыл олау” бәйрәме булды. Тантана үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы белән ачылып китте. Урак хезмәтчәннәре каршында олау-олау башаклар кояш нурына күмелеп, балкып тордылар, егетләр-кызлар игенчеләргә дан җырладылар.

Район башлыгы Р. Муллин игенчеләргә, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Чын икмәк кырдагы түгел, ә амбардагы икмәк ул. Иң мөһиме - үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу. Быелгы икмәк аеруча кадерле”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, җәй башындагы корылыкны искә төшереп, һәм урып-җыю эшләрендә уңышлар теләде. Хуҗалыклар җитәкчеләре кунакларны быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипи белән сыйладылар. «Исламов» һәм «Авзалов» фермер хуҗалыклары җитәкчеләре беренче олау ашлыгын Мөслим мәчете фондына күчерделәр. Районның имам-мөхтәсибенең хәерле теләкләрен алып, беренче олаулар икмәк кабул итү эшкәртү предприятие капкасыннан эчкә уздылар. Аннары кунаклар Мөслим авылының “Нурлыгаян” паркына юнәлделәр, монда алар район фермерлары һәм эшкуарлары җитештергән сәнәгать һәм азык-төлек товарлары күргәзмәсе белән таныштылар. Шул ук паркта Сабантуй булды. Кунаклар фермерлар һәм эшкуарлар Сабантуенда башкала җырчыларының, шулай ук район үзешчәннәренең чыгышларын рәхәтләнеп тыңладылар, ял иттеләр. Сабантуйда, гадәттәгечә, көрәш тә, милли уеннар, конкурслар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International