Республикада 539,2 мең тонна ашлык суктырылган

2014 елның 1 августы, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 229,1 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнан 14% тәшкил итә.

Республика районнарында уҗым бодае – 117,7 мең га, көзге арыш – 99,1 мең га, арпа – 2,2 мең га, борчак 7,5 мең га мәйданда җыелган. Буа, Апас, Кайбыч муниципаль районнарында ашлык 80 % мәйданда суктырылган.

Республикада 539,2 мең тонна ашлык суктырылган. 287,9 мең тонна уҗым бодае, 228,8 мең тонна көзге арыш, 4,9 мең тонна арпа, 12,7 мең тонна борчак җыелган.

Татарстан аграрчылары тарафыннан 230,9 мең га мәйданда берьеллык һәм катнаш азык җыелган. Бу - фаразланганнан 81 % тәшкил итә.

476,1 мең га җир көзге чәчүгә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International