Министр урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, аның белән бергә Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыГазинур Мусин йөрде. Бүгенге көнгә район игенчеләре 3200 га мәйданда 7,1 мең тоннаашлык җыйдылар. Район буенча уртача уңдырышлылык – 22,1 центнер/га.
Аннары Марат Әхмәтов Нурлат районына килде. Монда министр Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров һәм «Агро-Инвест» ИК ЯАҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов белән бергә хуҗалыклар кырлары өстеннән очып әйләнделәр. «Сөләйманов А.И.» хуҗалыгының уҗым бодае кырында район комбайнчылары һәм игенчеләре белән очрашуда Марат Әхмәтов кыр эшләренең барышына бәя бирде.
– Быел сезнең район республикада иң коры биш районга керә. Җәй буена барысы 58 мм явым булды. Башка районнар белән чагыштырганда бу өч мәртәбә кимрәк. Сез шундый шартларда да кайбер кырлардан гектарыннан 40ар центнер уңыш җыя аласыз икән, димәк, монда җир эшкәртү культурасы бик югары, - диде ул.
Районда урып-җыю эшләренең барышы турында район башлыгы Равиль Кузюров сөйләде. Бүген «Сөләйманов А.И.» хуҗалыгы кырларында 17 комбайн эшли, «московская» көзге бодай сорты гектардан 34 центнер уңыш бирә. Бүген Нурлатском районында барлык мәйданның 25 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, кырларга һәркөнне 80нән артык комбайн чыга, уртача уңыш һәр гектардан 26,6 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкларда азык әзерләү дә уңышлы куелган.
Марат Әхмәтов район аграрчыларын игенчелек мәсьәләләренә җитди карарга өндәде:
– Кырлар өстеннән очканда без җирләрнең төрле урында төрлечә булуын күрдек. Сезгә барлык җирләрегезгә дә инвентаризация үткәрергә кирәк, алардан мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк. Нурлатның бөтен дөньяга үз уңышлары белән танылган вакытлар бар иде. Шул традицияне кайтарырга тырышыгыз. Сезнең бөтен байлыгыгыз – җир, - диде ул. Министр республика буенча тулаем уракның барышын анализлады. Очрашу ахырында Марат Әхмәтов комбайнчылар Владимир Никитинга һәм Роберт Абдрахмановка ашлык суктыруда югары уңышларга ирешүләре өчен 3 мең сумга сертификатлар тапшырды. Алдынгы комбайнчылар шулай ук район башлыгы Равил Кузюровның рәхмәт хатларына да ия булдылар.