Татарстан Республикасында 2 августка 280 мең га, ягъни барлык мәйданның 17%ында ашлык суктырылган

2014 елның 2 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2 августка 280 мең га, ягъни барлык мәйданның 17%ында ашлык суктырылган. Бу хактаТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Марат Әхмәтов алдагы ике атнага нинди һава шартлары көтелүе турында сөйләде һәм игенчеләр өчен аның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, ашлыкның дымлылык дәрәҗәсе аны саклау өчен бик уңайлы. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләренең яхшы темпларда баруын билгеләп үтте. Марат Әхмәтов 2 августка урып-җыю эшләрен яхшы оештыручылардан Кайбыч районын (37% мәйданда уңыш җыелган), Буа (34%), Апас (32%), Әлки районын уңай яктан күрсәтеп үтте. Күп хуҗалыклар бөртеклелеләрне һәм борчак җыюның беренче этабын төгәлләп киләләр, дип төгәлләштерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аның әйтүенчә, кырлардагы эш темплары бүген авыл хуҗалыгы техникасының җайлы эшләвенә генә түгел, ә хезмәтне ничек оештыруга һәм игенчеләрнең бу эшкә ничек җаваплы карауларына да бәйле.


Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен көчне куярга кирәк, дип өндәде. Һәр минут кадерле, югалтуларсыз эшләү өчен урып-җыю барышын дөрес оештырырга кирәк, диде ул. 
Аннры Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы турында сөйләде. 2 августка республикада 1003 меңтонна азык әзерләнгән, шул исәптән печән – 509,6 мең тонна. Шартлыча бер башка бүгенге көнгә 16,5 центнер азык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International