ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 11 октябрьдә«Казан” агросәнәгать паркында белем бирүнең төбәк системасын камилләштерү һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатларында мәгариф оешмаларының көзге республика ярминкәсе узачак. Ярминкәдә мәктәпләр, көллиятләр, Казан һәм республиканың муниципаль районнары техникумнары катнаша.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда тавык йомыркасы җитештерү күләмнәре җайга салынды. Ел башыннан алып588 млн. данә йомырка җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102 % тәшкил итә, дип хәбәр итә “Татарстан кошчылык сәнәгате” ҖЧҖнең генераль директорыМарс Алиев.
октябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Хөкүмәт утырышында 2014 ел уңышын җыеп алуның башлангыч йомгаклары һәм 2015 ел уңышы өчен сезонлы кыр эшләрен башкару фаразы турында мәгълүмат бирде.
«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү»федераль максатчан программасы чаралары кысаларында 2014 елның августыннан декабренә кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия өчен традицион (милли) спорт төрләре буенча бөтенроссия ярышлары (алга таба - Ярышлар) үткәрелә.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасыделегациясе Мәскәүдә «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Татарстан «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша, ул 8-11 октябрьдә Мәскәүдә уза. Безнең республиканың экспозициясе 200 кв.м, Россиянең башка субъектларыныкыннан шактыйга күбрәк. Татарстан Республикасы аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
2014 елның 2-5 октябрендә Питрәч авылында Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIнче авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген «Пирамида” сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б.лар катнашты.
Узган атнада Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә«Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрдә була торган аеруча куркыныч һәм йогышсыз авырулар буенча эпизоотик вәзгыять мониторингы системалары” темасына киңәшмә узды. Чара “РТИ” ачык акционер җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында «Татарстан Республикасы территориясендә биологик куркыныч янаулар мониторингының пилот интеграцион үзәген киңәйтү» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

5
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап чыкты. Гадәттәге көзге ярминкәләр Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International