Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның гыйнвар аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары консультантлар, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.

Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов гыйнвар ае эшенә йомгаклар турында хәбәр итте, республика хуҗалыкларында терлекләрнең ничек кышлавы турында сөйләде.

Гомумән алганда, агымдагы елның беренче аенда терлекчелек тармагы күрсәткечләре уңай.

Республикада эре мөгезле терлекләр саны 745,3 мең баш тәшкил итә (узган елга карата 100%), шул исәптән 246,6 мең баш сыерлар. Сөт 90,3 мең тонна җитештерелгән (узган елга карата 105%)бер сыердан уртача савым 387,0 кг, 30,1 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән (узган елга карата 101%), шул исәптән эре мөгезле терлек - 7,8 мең тонна  (узган елга карата 103%), 28,6 мең баш бозау туган.

Ел башыннан эре мөгезле терлекләр саны Балтач,  Әлки,  Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш районнарында арткан. Бу күрсәткеч буенча Әлмәт,  Алексеевск, Югары Ослан, Мөслим, Зеленодольск районнары калыша.

Мамадыш, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Биектау, Апас, Югары Ослан районнарында сөт җитештерүнең артуы күзәтелә. Иң түбән күрсәткечләр Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Сарман районнарында.

Нәҗип Хаҗипов “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында ит терлекчелеген үстерү” ведомство максатчан программасын эшләү турында сөйләде, анда итле эре мөгезле терлекләр үстерү фермаларын һәм фидлотларын (терлекләр ашату өчен ачык мәйданчыклар) төзүгә, реконструкцияләүгә, модернизацияләүгә чыгымнар өлешен компенсацияләү карала.

Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга балыкчылык хуҗалыгы буенча булачак түгәрәк өстәл турында әйтте, әлеге чара 2015 елның 20-22 февралендә “ТИПКА” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә узачак. Нәҗип Хаҗипов тагын 2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча җитештерү алдынгылары булган хатын-кызларны котлау чарасына әзерләнү турында сөйләде.

Аннары Премьер-министрның икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе, “Милли сәүдә маркасы” ТР ДУП генераль  директоры Илсур Сафиуллин кулланучылар кооперативларын төзү турында сөйләде. Мондый кооперативлар авыл хуҗалыгы кооперациясе системасы өчен кадрлар әзерләү (дистанцион), мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итү һ.б. максатында төзелә.

Чыгышын тәмамлап, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов республиканың һәр муниципаль районында терлекчелек буенча кризиска каршы чараларда актив катнашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International