Татарстанда 2015 елга мелиорацияне үстерү планнары турында фикер алыштылар

2015 елның 6 феврале, җомга

Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыИлдус Габдрахманов рәислегендә киңәшмә узды, анда 2015 елга һәм 2015-2020 елларга мелиорация программаларын гамәлгә ашыру планнары буенча фикер алыштылар.

Очрашуга авыл хуҗалыгы продукциясен сугару буенча махсуслаштырылган хуҗалыклар җитәкчеләре, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ, «Татмелиорация» ТК ААҖ вәкилләре, АПК өлкәсендә эре инвесторлар чакырылган иде. Киңәшмәдә катнашучылар алдагы сезонда җирләрне сугаруны үстерү өлкәсенә ярдәм итү чаралары буенча фикер алыштылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры МарсХисмәтуллин, узган елда Татарстанда сугару бүлекчәләре 158 сугару объектында ремонт-торгызу һәм төзү эшләре башкардылар, дип билгеләп үтте. Республикада шушы юнәлештә дәүләт ярдәм белән 7 мең гектардан артык сугарулы җирләр файдалануга кертелгән.

Федераль һәм республика максатчан программалары нигезендә 2015 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә сугару эшләренә субсидияләр бирү тәбәндәгечә каралган: су белән тәэмин итү системаларын төзү һәм реконструкцияләүгә һәмскважиналар бораулауга тотылган чыгымнарның 90%ы күләмендә, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерү өчен су биргәндә насос станцияләре тарафыннан тотылган электр энергиясенең 50 %ы күләмендә һәм сугару техникасын сатып алуга тотылган чыгымнарның 50 %ы күләмендә. Сугару системаларын төзүгә, реконструкцияләүгә һәм техник җиһазлауга мелиорацияне үстерүнең федераль максатчан программасында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә алар тоткан чыгымнарның 50 %ына кадәр субсидияләр бирү карала. Әлбәттә инде, моның өчен билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы узган проект-смета документациясен тапшырырга кирәк булачак.

Моннан тыш, республика агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары кысаларында 2015 елда яшелчә культураларыүстерелә торган мәйданнарны киңәйтүне кызыксындыру максатында, узган ел белән чагыштырганда һәр арттырылган 1 гектар җирне сугаруга 20 000 сум исәбеннән чыгып субсидия биреләчәк, кәбестә җиренең арттырылган һәр 1 гектар мәйданы өчен – 60 000 сум, бәрәңгегә – 20 000 сум.

Киңәшмәдән соң министр урынбасарында 2015 елда субсидияләр алуга һәр заявканы җентекләп карадылар һәм “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру һәм сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен гарантияле үстерү буенча килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International