Чирмешән районында сөт тапшыручылар слеты узды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

2014 елда Чирмешән муниципаль районының шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып 33 миллион табыш алдылар. 2013 ел белән чагыштырганда бу 784 тоннага күбрәк. Быел бу күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелган, дип хәбәр итә район газетасы.

Районда беренче мәртәбә уздырылган сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слетында билгеләнеп үтелгәнчә, Чирмешән районының шәхси хуҗалыкларында 6090 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 1897 баш савым сыерлары. Узган елга караганда сыерлар саны 165 башка арткан. Бу артым бигрәк тә Түбән Кәминкә авыл җирлегендә сизелә. Чирмешән, Туймәткә, Ивашкино авыл җирлекләрендә дә сыерлар санын арттыруга ирешкәннәр. Күтәмә, Яңа Элмәле, Иске Кади, Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә сыерлар саны үткән елдагы дәрәҗәдә калган. Ә менә Ульяновка, Шешминка, Иске Котыш, Югары Кәминкә һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә аларның саны хәтта кимегән дә. 

«Авылда яшәүчеләр өстәмә керемне нигездә сөт сатудан алалар, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Һәм безнең төп бурыч - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчегә ярдәм итү. Халыкның гаилә бюджетын арттыруны кайгыртырга тиеш без». Фердинат Дәүләтшин сөт җыюга һәм сатуга үзеннән өлеш керткән һәркемгә ихластан рәхмәт белдерде.

Район җитәкчелеге һәр авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары ачу бурычын да куйды. Бу эш халыкны токымлы, күп сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин итү мөмкинлеге, дип билгеләнә. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альфред Гыйльманов слетта катнашучыларны сөт сатутармагының узган ел йомгаклары белән таныштырды. Былтыр иң күп сөт (395 тонна) Туймәт авыл җирлегендә җыелган. Кармышлылар узган елны 264 тонна сөт сатканнар, Ивашкино һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре дә алдынгылар сафында. 

 

Шул ук вакытта, кайбер авыл җирлекләре булган мөмкинлекләрдән дә файдалана алмаганнар. Әйтик, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Ульяновка, Иске Үтәмеш авыл җирлекләренә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле.

Районда сөт әзерләү белән биш шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Узган ел белән чагыштырганда, алар барысы да халыктан сөт сатып алу күләмен арттырганнар.  Әмма, Альфред Гыйльманов әйтүенчә, алар эшендә хәл ителәсе җитешсезлекләр дә бар әле. Мәсәлән, сөт җыючылар өчен кечкенә ерак авыллардан сөт җыю отышлы түгел, алар хәтта кайбер авылларның урамнарына, юл юк дигән сылтау белән, кереп тә тормыйлар. Идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, районныңһәр кешесе өчен тигез шартлар тудырырга кирәк.

Республика һәм район җитәкчелеге сыер асраучыларга, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итеп тора. 2014 елда һәр сыерга 2000 сум исәбеннән субсидия бирелгән. Биш һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары тапшырганнар, районда күбесе шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен ташламалы кредитлардан файдалана.

Слетта иң күп сөт җыючыларны Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International