Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында (Габишево авылы) булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү биналарын, тавык йомыркаларын сортировкалау һәм упаковкалау цехларын, шулай укчебешләр чыгарыла һәм үстерелә торган цехны карап чыкты. Татарстан Президентына “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең җитештерү процессларын оештыру турында, энергияне сак тоту буенча һәм башка заманча технологияләрне гамәлгә кертү турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалы 2012 елның 11 октябрендә теркәлгән. 2013 елның гыйнварыннан “Юбилейное” АХП” ААҖнең арендалана торган җитештерү куәтендә продукция җитештерә башлый. 2013 елның августында бу бу җитештерү комплексын филиал тулысынча сатып ала.

Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең административ биналарының берсендә шулай ук кече хуҗалык рәвешләре күргәзмәсе оештырылган иде, анда Лаеш муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен куйганнар. Экспозициядә «Атабай» АФ, «Цветочная усадьба» питомнигы, җиләк, карлыган, кура җиләге үстерү белән шөгыльләнүче «Зеленый дом» махсуслаштырылган предприятиесе, Хәсәновлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгының, «Руно» ЯАҖ, Чуваровлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгының, Трусеневлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгының (сыр җитештерүчеләр) һәм башкаларның продукцияләре бар иде.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖнең генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International