Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә белем бирү федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә республиканың Тукай, Биектау, Яңа Чишмә муниципаль районнарында “2014 елга финанс-икътисадый йомгаклар һәм ТРагросәнәгать комплексының икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычлары” темасына семинар-киңәшмәләр үткәрде.
Чаралар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды, аларда муниципаль районнар башлыклары, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Александр Дружин, бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге башлыгы урынбасары Газинур Нигъмәтҗанов катнашты. Шулай ук муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең финанс–икътисад хезмәтләре башлыклары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисадчылары һәм бухгалтерлары чакырылган иде.
Үз чыгышында Ришат Хәбипов 2014 елга финанс-икътисадый йомгаклар һәм җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруның гамәлдәге темпларын саклап калу, җитештерүнең чыгымлылыгын һәм нәтиҗәсез чыгымнарны киметү бурычлары турында сөйләде.
Киңәшмәләр барышында чәчү кампаниясен кредитлау, хезмәт хаклары, кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү, салымнар түләү мәсьәләләре кузгатылды. Һәр мәсьәләлә буенча нигезле җаваплар бирелде.