5 февральдә, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенең 15 съезды алдыннан, фермерлар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров катнашты.
Очрашуга республика муниципаль районнарының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре, аерым фермер хуҗалыклары башлыклары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, турыдан-туры авыл хуҗалыгы тармагына бәйле идарәләр һәм компанияләр җитәкчеләре чакырылды.
Киңәшмәдә район конференцияләрендә фермерлардан кергән проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды. Фикер алышу барышында дизель ягулыгына, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән сатып алына торган продукциягә бәяләр билгеләү турындагы сорауларга нигезле җаваплар бирелде. Шулай ук субсидияләр алу, кулланучылар кооперативларын булдыру, урып-җыюга әзерләнү буенча мехотрядлар оештыру мәсьәләләре дә каралды. Файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү, ташландык терлекчелек биналары, аларны фермерларга һәм авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә теләүче башка затларга тапшыру мәсьәләләре буенча: аларны Татарстан Республикасы Президенты катнашында уза торган видеоконференциядә карау турында карар кабул ителде һәм бу хакта тиешле беркетмә төзелде.
Киңәшмә барышында фермерлар бүгенге көндә алар өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләләрне – чәчү кампаниясен кредитлау, кредитлар буенча процент ставкаларын судсидияләү, салымнар түләү мәсьәләләрен күтәрделәр. Өстәлгән бәяләргә салымны (НДС), транспорт салымын исәпләү һәм түләү федераль законнар нигезендә хәл ителгәнгә күрә, җыелышта катнашучылар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен салым йөкләнешен киметү буенча депутатларның закон чыгару инициативасы белән чыгуларын сорап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итү турында карар кабул иттеләр.