Фермер Равил Гайнетдинов, Гаилә фермаларын төзү буенча республика программасында катнашып, Арча районы Түбән Мәтәскә авылында күптәнге үз хыялын тормышка ашыра - «Советский тяжеловоз» чиста токымлы атлар үрчетү буенча гаилә фермасын төзи.
Ул авыл читендәге ташладык урында гаилә ат фермасын төзи. Атлар алу өчен 4,3 млн. акча тота, шулардан 700 мең сумы — банктан субсидияле кредит. Ат фермасын төзеп бетерү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә һәм Арча муниципаль районы бюджетыннан1 млн. сум бирәләр.
Фермерның үз тракторы һәм азык җыю техникасы бар.
Хуҗалыкта 23 га мәйданда азык әзерләү эшләрен дә, атлар карауны да ферма хуҗасы үзе һәм аның абыйсы башкара. Читтән башкаларны җәлеп итмиләр.
Бүгенге көндә фермада 20 ат бар: шулардан 10 биядән 6сы «Советский тяжеловоз» токымыннан. Бияләр ике атны әлеге токымнан булган бер биягә алыштырып алынган. 2014 елда шул токымнан 6 тай туа. Майда туган тайларның авырлыгы 400-450 килограммга җиткәннәр инде.
Авыл кешеләре бу матур атларны күрергә киләләр, фермага башка районнан да кунаклар еш килә, кунаклар аларны шикәр, алма белән сыйлыйлар. Атлар кешеләр килгәнне ярата.
Фермер башка төбәкләрдәге шундый фермалар хуҗалары белән сөйләшүләр алып бара, ул якындагы ике елда атлар санын 30 башка җиткерергә уйлый.
1985-1995 елларда Равил Гайнетдинов татар милли Көрәше белән шөгыльләнә. Ул – күптапкырлар җиңүче, бу төр спорт буенча республика һәм район ярышлары призеры. Бик күп мәртәбәләр Сабантуй батыры. Үзенең яраткан атлары арасында ул көрәш келәмендә алган яраларын да, авыруларын да оныта.
Нигә «Советский тяжеловоз» токымлы атлар үрчетергә уйладыгыз, дигән сорауга фермер озак итеп сөйләде.
Беренчедән, «Советский тяжеловоз» токымлы атлар — йөк тартучы атлар арасында иң эреләре: аларның биеклеге - 170 см.га җитә, авырлыгы - 1000 кг һәм аннан да күбрәк. Алар бик тыныч, тиз өлгерәләр, тиз үсәләр. Алты айга 365-375 кг.га җитәләр,ә бер яшькә — 525-540 кг.га кадәр.
Икенчедән, бияләре бик сөтле, уртача 3300 литр сөт бирәләр. Өченчедән, «Советский тяжеловоз» токымын җирле яхшы атлар белән кушылдырганда беренче буында ук яхшы эш атлары туа.
Тиз өлгерешле, зур массалы, тизйөрешле, азыкны сайланып ашамый торган атларның булуы ит өчен ат үрчетү тармагы өчен бик мөһим, ә «Советский тяжеловоз» бу тармакның киләчәген яхшыртачак. «Нәкъ менә шуның өчен фермерларга шушы токымнан булган атларны үрчетергә кирәк тә»,- диде Равил Шиһап улы.
Бүген фермерның тагын бер зур проблемасы бар, бу - токымлы айгыр табу. Акча юклыгы аркасында аңа башка төбәкләрдән һәм районнардан айгыр эзләргә туры килә. Ә бияләрне каплатырга кирәк! Равил Шиһап улы арендага яисә арзанрак бәягә токымлы тай алып үстерергә тели. Шулай иткәндә, чыгым да әзрәк кирәк булачак.