Авылда тормыш яхшы булсын өчен

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Гражданнар инициативаларын гамәлгә ашыру өчен грантлар бирү механизмы җирле проблемаларны хәл иткәндә финанслашу юлы белән актив хәл ителә һәм ул авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерүгә, авыл җирендә яшәүче гражданнарның социаль активлыгын арттыруга булыша.

2014 елда Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче гражданнарның җирле инициативаларына дәүләт ярдәме “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү”федераль максатчан программасы кысаларында бирелде. Бирелгән акчалар балалар өчен уен мәйданчыкларын булдыру һәм төзекләндерү буенча коммерциягә карамаган, социаль әһәмиятле проектларга тотылды.

Юртовское, Сокольское, Базарлы Матак һәм Зареченское торак пунктларында авыл кешеләренең актив катнашында дүрт уен мәйданчыгы төзелде һәм яшелләндерелде.

Гамәлгә ашырылган проектлар кысаларында территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча эшләрдә барысы 690 кеше катнашты. Узган елда авыл гражданнарының җирле инициативаларына грант ярдәме чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бу барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның финанс ресурсларын, физик һәм юридик затлар акчаларын берләштерергә һәм аларны социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә тотарга ярдәм итә.

Муниципаль берәмлекләрдә тормыш рәвешен яхшырту иң башлап анда яшәүче кешеләрнең активлыгына бәйле. Нинди проектны гамәлгә ашырырга һәм моның өчен күпме көч сарыф итәргә кирәклеген халык үзе хәл итә. Авыллардагы проблемаларны хәл итүнең асылы нәкъ менә шуның белән аңлатыла да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International