ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2015 ел
шимбә
Татар эшкуарларының көч-куәте турында Россиянең бөтен почмагында беләләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган татар авылларының IV Бөтенроссия җыенының пленар утырышында әйтте. Чара “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм Татарстан Республикасында хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

20
март, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләр пакетын имзалады.
20 22 мартта Казанда татар авыллары вәкилләренең IV Бөтенроссия җыены узачак. Җыен кысаларында төрле чаралар оештырыла.
Иртәгә, 21 мартташәһәрнең 9 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары каршындагы Коррупциягә каршы эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны Комиссия рәисе урынбасары Марат Җәббаров алып барды.
16 марттан 18 мартка кадәр   «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.
Шушы көннәрдә районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен зона семинары узды.Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырылды, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре” газетасы.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бу атнада Актаныш муниципаль районында «Ташкын» ҖЧҖ алдынгы хуҗалык базасында “2014 елгы кыр эшләренә анализ, 2015 елга бурычлар һәм 2015 елгы кыр эшләре чорына чыгымнарны киметү юллары” темасына семинар-киңәшмә узды.
16 мартта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Буа муниципаль районының “Кыят” ҖЧҖ хуҗалыгында семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International