Шәхси хуҗалыкта кысыр сыерны асрамыйлар, чөнки андый малдан сөт тә, бозау да юк дигән сүз. Ә менә кайбер авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә елга бер сыердан бер бозау алу проблемага әверелде. Әле җитмәсә туган бозау да, тиешле тәрбия күрмәсә, үлеп китә,- дип хәбәр итә Балтач районы “Хезмәт” газетасы.