ТИПКАда “Икътисад һәм авылда эшкуарлыкны оештыру” программасы буенча КФХ башлыклары өчен оештырылган укулар тәмамланды

2015 елның 3 апреле, җомга

Бүген, 3 апрельдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Икътисад һәм авылда эшкуарлыкны оештыру” программасы буенча КФХ башлыклары өчен оештырылган укулар тәмамланды.

Укулар барышында КФХ башлыклары җиргә, салым законнарына, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләренә, терлекчелекне үстерүгә, ресурсларны саклау технологияләрен куллануга, авыл эшкуарлыгына дәдүләт ярдәменә, аның нәтиҗәлелегенә һәм импортны алыштыруга бәйле күп сорауларга җаваплар алдылар.

Уку ахырында түгәрәк өстәл уздырылды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат ХәбиповНәҗип ХаҗиповТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов,Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ директорыМарсель Таһиров һәм башкалар катнашты.

Укуда катнашучылар үзара тәҗрибә алмаштылар, крестьян хуҗалыклары проблемаларын хәл итү юллары хакында галимнәр белән фикер алыштылар.

Курсларны үтүчеләр квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International