Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз

2015 елның 3 апреле, җомга

Иртәгә, 4 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырыла.

“Казан” агросәнәгать паркына Мамадыш, Нурлат, Балтач, Апас муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Арча” ҖЧҖ, «Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, “Бөреле” ЯАҖ, «Лаеш кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «АгроИнвест» ИК ЯАҖ, “Мотыйгуллин Р.М.” ИП, «Майский» ТК ҖЧҖ кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.

Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Балык Бистәсе районы товар җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.

Яңа Савин районы ярминкәсендә (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары товар җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе булачак. Шунда ук Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ продукцияләрен сатып алырга мөмкин.

Авиатөзелеш районындагы базарга (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда)Питрәч муниципаль районы товар җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.

Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәк.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәге базарда Тәтеш муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.

Вахитов районында Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Лаеш муниципаль районы,Татарстан кулланучылар берлеге, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.

Казан шәһәренең Вахитов районында халыкка арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сату өчен тагын бер базар мәйданчыгы эшли (Тинчурин ур., 19). Анда Әтнә муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Казаньзернопродукт» ААҖ, “Буа шикәр заводы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International