6 апрельдән 10 апрельгә кадәр республика муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс оештырылачак.
Конкурс агросәнәгать комплексы оешмаларының 2015 елгы язгы кыр эшләрен башкаруга вакытында әзерләнүләрен тәэмин итү максатларында уздырыла.
Комиссия, муниципаль районнарга чыгып, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча башкарылырга тиешле чараларның үтәлүен билгели. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфаты барлык төрдәге әзерләнгән агрегатларны комиссиягә күрсәтеп билгеләнә, ә әзерлек проценты АПКның тиешле оешмасы буенча язгы кыр эшләрен башкаруның эш планы нигезендә ачыклана.
Тракторларга техник яктан сезонлы хезмәт күрсәтелергә, кирәк булса, алар буялырга тиеш. Барлык тракторлар да тикшерү көнендә тракторлар парадына чыгарылырга тиеш, әлеге парадта барлык тракторчыларның (алыштыручыларын да кертеп) тиешле рөхсәт документлары булган килеш катнашулары мәҗбүри.