Татарстанда 2015 елның I кварталында 89 мең тоннага якын терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 4 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында 89 мең тоннага якын терлек һәм кош үстерелгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артым 1 % тәшкил итә. 275 мең тонна сөт җитештерелгән, артым -5%. 225,3 млн. данә йомырка җитештерелгән (120%). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. . 
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, финанс кыенлыкларына да карамастан, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен терлекчелек продукциясе базары уңышлы булды, 1 кварталда сатып алу бәяләре җитештерүгә табыш өстәде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлекләрнең баш саны буенча динамика турында сөйләде. “Эре мөгезле терлекләрнең баш саны буенча ел башына 15 мең баш артым белән чыктык (102%). Дуңгызлар саны 3 %ка арткан, кош-корт – 17 %, сарыклар һәм кәҗәләр – 26 %.” Гомумән алганда, 2015 елның 1 апреленә Татарстанның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 754 мең баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 247 мең баш сыер, 436,6 мең дуңгыз, 56,4мең сарык һәм кәҗә, 14,3 млн. данә кош-корт.

Марат Әхмәтов, ел йомгаклары буенча коллегиядә Татарстан Республикасы Президенты терлекләрнең баш санын киметмәскә дигән бурыч куйган иде, дип сикә төшерде. Бу юнәлештә Әлки районы алдынгылардан санала, Кукмара, Арча, Балтач, Буа, ЧистайӘтнә районнарынада да уңай динамика. Шулай ук ЧүпрәлеЗәй,Югары ОсланМинзәлә, Алексеевск районнары да калышмый. 
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сөт җитештерү буенча районнар рейтингын күрсәтеп китте. Монда балтачлылар алда бара.

«Әгәр дә иң артта баручы 10 районның сөт күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә генә булса да, без 5 %ка сөтне күбрәк җитештерер идек”,- дип тәгаенләде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук, бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләрне сөт савымы буенча бәяли, диде. Татарстанда Россия буенча иң күп күләмдә сөт булса да, 1 сыердан савым буенча безнең төбәк лидер түгел. 
Министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен терлекләр сакланышы мәсьәләсенә игътибарлырак булырга өндәде. Аның әйтүенчә, агымдагы елның өч аенда гына да республика буенча 4,5 мең баш эре мөгезле терлек үлгән. Терлекчелек бурычларына битараф булырга ярамый, диде ул. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков киңәшмә барышында, сөт җитештерү күләмнәрен узган елгыдан кимрәк ала торган районнар булмаска тиеш, дигән бурыч куелганын искәртеп китте. Марат Әхмәтов  районнар башлыкларына “минуска” эшләүче аерым хуҗалыкларга игътибар итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International