ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Иртәгә, 11 июньдә, гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә  грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.
Республика хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара идет заготовка кормов. Азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс йомгаклары эшкә югары әзерлекне күрсәтсә дә, бу техникага йөкләнеш бик зур.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елда терлекчелек тармагының биш айлык эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды.
Татарстан Республикасының үсемлекчелек тармагына кредит күләмнәрен арттыруга федераль бюджеттан бирелә торган субсидияләр күләме 2,192 миллиард сумга кадәр арттырылды. 

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Республика территориясендә бу елның июненнән 30 июненә кадәр «Трактор-прицеп» профилактик операциясе узачак.
Узган атнада Лаеш районының Державино авылында яңа ветеринария пункты ачылды, дип хәбәр итә районның «Камская новь»  газетасы. Бу әлеге район территориясендә модуль-блок ветеринария пунктларын төзү буенча республика программасы нигезендә корылган икенче объект.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль районнарында терлек азыгы әзерләү техникасының 2015 елда эшкә әзерлеген тикшерү буенча  смотр-конкурслар узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматына караганда, бу елның 8 июнендә республикада 22,3 мең тонна азык берәмлеге, ягъни 1 баш терлеккә 0,36 центнер азык әзерләнгән.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл җирлекләрендә компактлы торак төзелеше мәйданчыкларын комплекслы төзекләндерү проектларына ярдәм итү өчен 900 миллион сум акча бирә.
2015 елның июнендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Күгәрчен авылында республика программасы нигезендә төзелгән участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International